Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә яшьләр белән эшне ничек активлаштырырга дигән карар кабул ителде

Аксубай үзәк китапханәсендә республика китапханәләре белгечләре катнашында китапханә белгечләре өчен «Үзәк китапханәдә яшүсмерләр китапханәсе көне» дигән күчмә семинар-практикум булып узды.

Семинар-практикум эше нәтиҗәле булды. Үзәк, авыл китапханәләре хезмәткәрләре яшьләр аудиториясен киңәйтү, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина һәм Аксубай җирлекара үзәк китапханәсе директоры Ирина Телешева мөрәҗәгать иттеләр.

Семинар программасына яшьләр белән эшне активлаштыру, цифрлы чорда китапханә нинди булырга тиеш, республика китапханәләре фондларын формалаштыруның автоматлаштырылган цикллары, китапханәдә массакүләм чаралар үткәрү алгоритмнары, онлайн-проектлар, заманча китапханә эшенең креатив формасы кебек мөһим мәсьәләләр кертелгән иде. Бу юнәлешләрне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе вәкилләре яктыртты. Аксубай районы китапханәләренең эш тәҗрибәсе белән балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева һәм Кәкре Күл авылы китапханәчесе Татьяна Коннова таныштырды.

Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев