Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Кытай кунагы булып китте

Үзәк китапханәдә шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды.

Хәтер кичәсе татар җырларын башкаручы Базарбай Бикчәнтәев һәм шагыйрәнең сеңлесе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан-Новый век" - "Татарстан-Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашында узды.

Чараны алып баручы Фәһимә Гатина кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде. Ул кичәдә катнашучыларны шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Алып баручы Флера Абдрахман кызының таланты күпкырлы булуын ассызыклады.

Кытайдан килгән татар җырларын башкаручы шагыйрәнең шигырьләренә иҗат ителгән берничә җырны тәкъдим итте. Ул шагыйрәнең иҗади эшчәнлеген югары бәяләде, аның талантын һәм максатка омтылышын аззыклады. Китапханә хезмәткәрләре һәм яшь китап укучылар Флера Тарханованың “туган авыл”, “туган төбәк”, “туган тел” темаларына багышланган шигырьләрен укыдылар.

Шагыйрәнең бертуганы – Алсу Абдрахман кызы Аксубай китапханәсенә Флера Тарханованың балалар өчен китапларын һәм «Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясеннән “ Татарлар” томының яңа өстәмә басмасын бүләк итте. Аксубай җирлекара үзәк китапханә директоры Ирина Телешева, әлеге китапларның китапханә киштәләрендә лаеклы урын алачагына һәм үз укучыларын табачагына ышандырды. Флера Тарханованың тере тавышы белән медиа-файллар, китапханә өчен көтелмәгән кыйммәтле бүләк булды.

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев