Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай китапханәсендә үткәнгә күз салдылар

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «ТР Балалар оешмалары советы» вәкилләре белән берлектә, ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Үткәннәргә - артка» дигән квест-уен оештырдылар.

Китапханәдә якшәмбе көне якты, истә калырлык булды. Маҗаралы уен чын-чынлап мавыктыргыч булып чыкты. Мәктәп укучылары, эшче яшьләр һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Игелек берлеге» клубы әгъзаларыннан торган китап сөючеләр 4 командага бүленделәр һәм уен этапларына керештеләр. Оештыручылар аларны төрле станцияләрдә көтте. Әлеге станцияләрнең кураторлары Лилия Срурова, Зөлфия Мәхмүтова, Айзилә Җиһангирова, Ләйсән Срурова, Ангелина Ильина һәм Анна Архипова уенда катнашучыларга биремнәр бирделәр. Китап укучылардан тарих, әдәбиятны белү, әйберләргә карап биремгә җавап табу, иҗади сәләтне күрсәтү, командада эшли белү таләп ителде.

Квест кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

– Бу квестка әзерләнгәндә без актив китап укучыларга исәп тоттык, – диделәр «ТР Балалар оешмалары советы» вәкилләре. – Һәм без үз аудиториябезне таптык. Маҗаралы уеннар эзләнүчән, үсәргә омтылган кешеләр өчен кызыклы.

Чара бөтен командаларны да Аксубай үзәк китапханәсеннән грамоталар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләү белән тәмамланды.

 

Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев