Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә рәссамның юбилеен билгеләп үттеләр 

Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукая исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевка 70 яшь тулды.

Шушы юбилей уңаеннан Аксубай үзәк китапханәсенең уку залында «Рәссам-пейзажчы Зөфәр Фаат улы Гыймаев» дип исемләнгән сәнгать сәгате оештырылды. Анда «Нежность» КЦСОНда тернәкләнү узучы тармак ветераннары катнашты.

Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, район туган як тарихын өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитова иҗат сәгатенең мактаулы кунагы булды. Ул Зөфәр Гимаев белән кызыклы очрашу мизгелләре, аның иҗат юлы турында сөйләде, эшләре белән таныштырды. Рәссамның биографиясе һәм иҗаты турындагы «Сәнгатькә багышланган тормыш» слайдлар презентациясе аудиториядә зур кызыксыну уятты.

Зөфәр Гыймаев берничә ел элек безнең районда республиканың рәссамнар берлеге делегациясе белән булды, Аксубай кешеләре, талантлы яшьләр белән аралашты. Ул шулай ук Казанда Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Әлфия Нурхәмитованың күргәзмәсен тәкъдим итүдә катнашты һәм аксубайлылар белән аралашуга бик шат булды.

Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен «Аксубай районының күренекле кешеләре; якташ – язучылар» портретлар галереясе буенча экскурсия үткәрделәр; китапханә, аның бүлекләре белән таныштырдылар.

Фото: Аксубай үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X