Аксубай китапханәсендә әниләр турында шигърият сәгате үтте
Аксубай китапханәсендә Әниләр көне үзенчәлекле үтте.
Китапханә хезмәткәрләре бәйрәм көненә “Һәрвакыт булсын әни” дип аталган китаплар күргәзмәсе әзерләделәр. Яшь китап укучылар “Шигърият сәгате”ндә кызыксынып катнаштылар. Алар төрле авторларның иң кадерле кеше турында язган шигырьләрен укыдылар. Китапханәдә шигъри юллар җанлы яңгырады.
Фото: китапханә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев