Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә легендар Газиз Кашаповны искә алдылар

Район китапханәсендә якташыбыз, талантлы язучы, журналист, публицист, шагыйрь Газиз Кашаповның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Ак төбәкнең Газиз улы” дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә үткәрелде.

Уку залында китапханәнең актив кулланучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, шигърият сөючеләр, якташлар һәм танылган әдипнең талантын яратучылар җыелды. Кичә иркен, иҗади атмосферада үтте. Очрашуда катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләштеләр, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, шигырьләрен укыдылар, якташлары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.

Китапханә кунакларының игътибарын шул исемдәге китап-мәгълүмат күргәзмәсе җәлеп итте. Укучылар талантлы язучының бай иҗади мирасына кагылдылар, Абдрахман Әбсаләмов, Роза Туфитуллова һәм татар әдәбиятының башка эшлеклеләре китапларын актарып, танылган шагыйрьнең эшенә югары бәя бирү белән таныштылар.

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев