Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә китаплар өчен кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр

Аксубай балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен Песиләр көне үзенчәлекле үтте.

Дәресләрдән соң балалар китапханәгә килделәр, биредә яшәүче Муся кушаматлы песи тәкъдим иткән әдәбиятны карадылар. Бу дүрт аяклы дусларыбыз, аларны ничек тәрбияләү турында сөйләүче китаплар иде. Укучылар «Китапларда песиләр» китап кыстыргычлары әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Китапханәче җитәкчелегендә балалар төсле катыргыдан китаплар өчен кыстыргычлар эшләделәр. Мастер-класс вакытында китапханә белгечләре мәчеләр, аларның үзенчәлекләре, кешеләрнең аларга карата назлы мөнәсәбәте ничек мөһим булуы турында сөйләделәр.

Чараны төгәлләп, район үзәгенең икенче мәктәбе укучысы Елена Латыпова С. Маршакның «Как хорошо уметь читать» шигырен укып, барысын да бәйрәм белән котлады. Балалар китапханәдә ясаган кул эшләрен, Мәчеләр көне истәлеге итеп, үзләре белән алып киттеләр.

Фото: Аксубай балалар китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X