Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай китапханәсенә яңа китаплар бүләк иттеләр

    «Татмедиа» АҖ филиалы «Сувар» чуваш республика газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе Ирина Трифонова үзәк китапханәгә 129 данә чуаш әдәбияты бүләк итте.

    Бу көнне «Сувар» республика чуваш газетасы хезмәткәрләре Аксубай районына Татарстан Республикасының чуваш туган якны өйрәнүчеләре җитәкчесе Александр Семенов, Кама аръягы зонасының чуваш халык академигы Евгений Турхан белән бергә Иске Үзи урта мәктәбе музеенда очрашуга килделәр. Делегация Аксубай үзәк китапханәдә дә булды. Биредә учреждение хезмәткәрләре белән җылы очрашу узды. Ирина Трифонова китапханәгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Бу китаплар укучыларда зур кызыксыну уята.

    Аерым алганда, рус шагыйре, сәясәтче, юрист Г.Р. Державинның «Һәйкәл/Палăк» басмасына Казан шагыйре, язучы, тәрҗемәче, дүрт әдәби премия лауреаты Евгений Турхан тарафыннан чуваш теленә тәрҗемә ителгән сайланма әсәрләре кертелгән.

    Ә. Русакова басмасы чуаш халкының тарихын сөйли.

    Китаплар исемлегендә Н.Сорокинның чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 170 ел тулуга багышланган «Свети, мой Млечный путь» китабы һәм «Тăлăх арăм минтерĕ/Вдовья подушка» басмасы бар.

    Районның авыл китапханәләре өчен Татарстанның чуаш язучыларының «Шурăмпуҫ» журналы яхшы бүләк булды. Бүләк ителгән басмалар Аксубай районының авыл китапханәләренә таратылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: