Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсе үз укучыларын һәрвакыт сөендерә

Беренче карашка китапханәченең эше җиңел кебек тоелырга мөмкин. Киләсең, уңайлы кәнәфигә утырасың һәм китап алырга килүчене көтәсең. Китапны аңа язып бирәсең дә, янә утырасың. Әмма барысы да җиңел түгел икән шул…

Аксубай районында беренче иҗтимагый китапханә 1919 елда ачыла. Ул Дәүләт банкы бинасында урнашкан (1912 елда төзелгән) була һәм берничә дистә китаптан торган, аларның бер өлешен җирле рухани Александров тапшырган, бер өлеше алпавыт Морковниковтан реквизацияләнгән китаплардан кергән.

Беренче китапханәче Сергей Петров була. 1930 елда волость китап уку йортын район китапханәсе итеп үзгәртеп коралар. 1944 елда аның фондында 2 меңгә якын китап исәпләнә. Тормыш нинди генә авыр булмасын, кешеләр китап укуга тартылалар – укучылар саны арта. 1950 елда балалар китапханәсе ачыла. 100 ел дәвамында район китапханәсендә үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куйган.

Барлык муниципаль китапханәләр, үзәк, балалар китапханәсен һәм 38 авыл китапханә-филиалын үз эченә алган үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләшкән. Хезмәт күрсәтү электрон һәм кәгазь чыганакларда алып барыла.

Фондларда 330 мең данәдән артык китап һәм вакытлы басма исәпләнә, шуларның 33 меңнән артыгы үзәк китапханәдә, 18 меңнән артыгы балалар китапханәсендә.

Төрле яшьтәге китап укучылар саны елдан-ел арта бара. Яңа эш формалары һәм алымнары ярдәмендә «китапханә – китап укучы» чылбыры, шул исәптән яшьләр белән аралашу да уңышлы гамәлгә ашырыла. Аксубайда китапханәгә һәм уку залына 5 мең, балалар китапханәсенә 3 меңгә якын кеше йөри. Аксубай районы буенча барлыгы 25373 кеше теркәлгән. Иң өлкән китап сөюче Нина Александровна Телешевага быел 98 яшь тулды. Иң яшь китап укучы өч яшьлек Дмитриева Анна.

2019 ел – буыннан-буынга үзәк китапханә укучылары булган барлык аксубайлылар өчен истәлекле ел. Китапханә ачылуга 100 ел тулды.

Китапханәчеләр ел дәвамында «Юбилей – гади дата гына түгел, юбилей – ул хезмәт нәтиҗәсе» проектын тормышка ашыру өстендә эшләделәр. Быел шулай ук балалар китапханәсе дә 70 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

Укучылар белән иҗади эш һәрвакыт һәм теләсә кайсы вакытта алып барыла. Хәтта кич белән дә биредә эш кайный. Китапханәдә кич – балалар да, олылар да яраткан традицион күңел ачу - танып белү программасы.

Китапханә белем бирү учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Биредә көн саен балалар, яшь әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшьләр өзелми. Һәр кеше күңеленә хуш килгән китапны таба ала – детективлардан алып энциклопедик томнарга кадәр.

Бүгенге көндә Аксубай районының китапханәләр системасы – ул күп сандагы укучылар белән төзелгән озын чылбыр. Китапханә хезмәткәрләре күп тапкырлар төрле бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар.

Китаплар йорты мохиты үзенә тартып тора. Биредә яңа технологияләр, кирәкле җиһазлар, матур әдәбият, тере почмак, йомшак уенчыклар, төрле өстәл уеннары, курчак театры бар. Боларның барысы да балалар белән бергә вакытны күңелле итеп үткәрү өчен кирәк өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев