Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәләрендә балаларның ялын файдалы итеп оештыралар

Трудолюбово һәм Октябрь китапханәләре хезмәткәрләре җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын төрлеләндерергә тырышалар.

Җәйге ял күңелле үтсен һәм бу бәхетле чор балалар хәтерендә калсын өчен, әлеге учреждение мөдире Ольга Касъянова авыл балаларын интеллектуаль үстерүгә күп вакыт бирә.

Шулай итеп, олылар белән беррәттән Ольга Ивановна балалар өчен дә Россия дәүләтенә нигез салучының тууына 350 ел тулуга багышланган «Петр Iнең тормышы һәм эшчәнлеге» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде. Аларга аңлаешлы итеп бөек Петрның тормышы, Петр Алексеевичның Россия үсеше өчен ниләр эшләгәне, император буларак ауропага «тәрәзә ачуы» турында сөйләде.

Моннан тыш, аларны Россиядә күп кенә үсемлекләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырып, уен формасында «Петр I белән Россиягә килгән үсемлекләр» дигән чара үткәрде. Балалар үсемлекләр турында бик күп яңалыклар белделәр. Рус халкының бәрәңге турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр уйлап табуы турында да белделәр. Петр I ярдәме белән бездә лалә чәчәкләре, көнбагыш орлыгы, кофе, әфлисун һәм мандарин, тәмәке барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев