Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәчесе җиңүчеләр арасында

Аксубай китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина «Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты» дигән VII ачык республика конкурсында III урынны яулады.

Фәһимә Гатина «Бу көннәр даны тынмый» номинациясендә катнашты. Үзенең эшендә ул педагогика ветераны Нина Александровна Телешеваның сугышчан юлы турында бәян итте.

Үзенең материалында ул Аксубай кызының Бөек Ватан сугышының алгы сызыгында күрсәткән батырлыгын һәм каһарманлыгын ача, аның яшь буынга тәрбия бирү эшенә зур өлеш кертүен дә күрсәтә алды. Бәяләү комиссиясе Фәһимә Гатина эшенә лаеклы бәя бирде.

«Россия пенсионерлар берлеге» ҖЧҖнең төбәк бүлеге исеменнән катнашучыга III урын өчен Дипломны ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев тапшырды.

– Чын күңелдән сезне конкурста ирешкән уңышларыгыз белән котлыйм, – диде ул. – Алга таба да җиңүләр телим!

Владимир Тимофеев Аксубай җирлекара үзәк китапханә коллективына тыгыз хезмәттәшлек өчен ихластан рәхмәт белдерде.

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X