Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәчеләре сәламәтлекләре чикле язучылар турында сөйләделәр

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Нежность» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар.

Ял итүчеләр һәм социаль хезмәтләр алучы яшь кешеләр өчен бу очрашу бик күп яңалыклар ачты. Китапханәчеләр мөмкинлекләре чикле язучылар әдәбиятыннан торган "Язмышка бирешмәгән" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Алар арасында: Николай Островский, Александр Беляев (язучы фантаст), Владислав Титов, Эдуард Асадов, Гакыйль Сәгыйров, Фәнис Яруллин, Илдар Хәйруллин, Алан Маршалл (Австрия язучысы) бар.

Чараны алып баручы очрашуда катнашучыларга бу язучыларның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аларның һәркайсына үз әсәрләрен иҗат итү һәм тормыш өчен көрәшү өчен гаять зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килүен, физик җитешсезлекләрнең кешегә актив, тулы канлы тормыш белән яшәргә, үз максатларына ирешергә, иҗат итәргә, уңышлы булырга комачауламавын билгеләп үтте. Яшь тыңлаучыларда бу лекция зур тәэсирләр калдырды.

Фото: Аксубай үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев