Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай «Хыял» приютында гитарада уйнарга өйрәнәләр

    Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында гитарада уйнарга өйрәнү –өлкән балаларның яраткан шөгыле.

    Балалар һәр дәресне көтеп алалар, укытучыны игътибар белән тыңлап, теләп өйрәнәләр.

    Мондый дәресләр үсмерләрдә музыка эшчәнлегенә аңлы караш үстерә, иҗади һәм уку ихтыярын, куелган максатларга ирешү теләге, кыенлыкларны җиңәргә омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә.

    Дәресләр бушка узмый. Гитарада азрак булса да уйнарга өйрәнгән тәрбияләнүчеләр, үзләренең белгәннәрен күрсәтеп, иҗади чараларда катнашалар.

    Фото: «Хыял» социаль приюты архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: