Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Хыял» балалар йортында «Аты-баты» чарасын уздырдылар

Балалар һәм үсмерләр социаль приютында Ватан сакчылары көненә багышланган чара узды.

Приютта тәрбияләнүчеләр җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр. Бәйрәм чарасы мавыктыргыч бәйгеләр һәм уеннар белән баетылды, балалар үзләренең җитезлекләрен, төгәллекләрен, зирәклекләрен күрсәтеп, дустанә ярыштылар.

Тәрбиячеләр бу чараны балаларда ватанпәрвәрлек хисләре, илебезнең батыр үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү максатларында әзерләделәр.

Алар шулай ук бу датаның бәйрәм ителү тарихы турында сөйләделәр. Ә мавыктыргыч бәйгеләр һәм уеннар балаларга тәкъдим ителгән материалны истә калдыру һәм практикада – танып белү биремнәрендә куллану мөмкинлеге бирә.

 

Фото: "Хыял" балалар йорты архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев