Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Хәтер шәме» акциясендә катнашты

Аксубай сугышка киткән якташлар истәлегенә "Хәтер шәме" Халыкара мемориаль акциясенә кушылды.

21 июнь кичендә Ленин паркында районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Җиңү волонтерлары җыелучыларга Георгий тасмаларын тараттылар. Кайгы митингында катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

«Германия илбасарларының безнең илгә һөҗүм итүенең беренче көннәрендә меңләгән солдат һәм тыныч кеше һәлак булды. Сугыш 30 миллионга якын гомерне өзгән. Ул ил тарихында иң канкойгыч сугыш. Безнең ата - бабаларыбыз Бөек Җиңү өчен гомерләрен кызганмыйча сугышканнар. Күпме генә еллар узса да, без илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны хәтерләргә тиеш. Һәм өлкән буынга яуланган азатлык өчен тырыш хезмәт белән рәхмәт әйтергә бурычлыбыз.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов матәм митингында яшь буынга патриотик тәрбия бирү турында сөйләде.

– Совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары яшь буын өчен югары әхлакый рух үрнәге булып хезмәт итәргә тиеш, – дип ассызыклады ул.

Чарада катнашучылар гомерләрен Бөек Ватан сугышы өзгән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта катнашучылар хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм аларны Мәңгелек ут итәгенә куйдылар, Ватан азатлыгы өчен һәлак булганнар һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев