Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хоккейчылары ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яуладылар

Районның үзәк шугалагында республиканың дүрт районыннан хоккей командалары очрашты.

Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге («Б» төркеме) көчле һәм актив узды.

Ярышларны Әлки һәм Аксубай районнары командалары башлап җибәрде, аннан соң балтачлылар кайбычлылар белән очрашты.

Уен нәтиҗәләре шундый: ярышларның хуҗалары – аксубайлылар – «Барс» командасы бәхәссез җиңү яулады. Икенче урынны Кайбыч районы командасы алды, Мактау пьедесталының өченче баскычына Балтач районы хоккейчылары күтәрелде, Әлки командасы – дүртенче урында.

Александр Федоров (Аксубай) – ярышларның иң яхшы уенчысы, Семен Яругин (Аксубай) – иң яхшы сакчы, Самат Зыятдинов (Балтач) – иң яхшы һөҗүмче, Илдан Хәсәнов (Кайбыч) иң яхшы капкачы дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев