Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хоккейчылары «алтын» кубок отты

Аксубайның үзәк боз шугалагында 2019-2020 еллар сезонында ачык хоккей мәйданчыклары командалары арасында яшь хоккейчыларның А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы тәмамланды.

Ярышларда 2007-2008 елларда туган укучылар катнашты.

Ике көн дәвамында бозда киеренке көрәш барды. Хоккей уенын яратучылар уеннарны игътибар белән күзәттеләр, үзләренең командаларына көч биреп тордылар.

Аксубайның «Барс» командасы кызыклы һәм нәтиҗәле уен күрсәтте. Район җыелмасы өчен өченче мәктәп вәкилләре Максим Макаров, Максим Комаров, Инсаф Шәязданов, Адель Самсонов, Егор Яковлев, Ильдан Хисмәтов, Кирилл һәм Роман Захаркиннар, Данила Сулиманкин, яңаибрайлылар – Сәет Сөләйманов, Сәет Кадыйров, Инсаф Насретдинов, Сәүбән Сәйфуллин һәм Савгач мәктәбе вәкилләре – Федор һәм Кирилл Ивановлар, Вадим Журавлев уйнады.

Хоккейчылар беренче матчларда ук көндәшләрен киеренкелектә тоттылар: күпсанлы гол кертү моментлары тудырдылар, җитез комбинацияләр белән өстенлеккә ия булдылар. Нәтиҗәдә Аксубай җыелмасы финалга чыкты һәм соңгы матчта Балтач командасы белән очрашты. 1 һәм 2 урыннар өчен барган өч тайм да киеренке үтте.

Җанатарлар хисләрен кызганмадылар. Соңгы исәптә Аксубай дружинасы җиңү яулады. Икенче урында – Балтач районының “Балтач” командасы, өченче урында – «Кайбыч» хоккейчылар командасы (Кайбыч районы).

Призер-командаларны тантаналы төстә бүләкләделәр. Финал уенында катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады.

– Барыгыз да шәп уйнадыгыз, – дип билгеләп үтте ул. – Мондый ярышларда җиңелүчеләр була алмый, сез барыгыз да – җиңүче, чөнки спортны яратасыз, казанышларга омтыласыз! Укуда уңышлар, яңа җиңүләр сезгә!

Ярыш призерларын «Алтын алка» клубының республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, ярышларның баш хөкемдары – ТР Хоккей федерациясенең башкарма директоры урынбасары Сергей Закамский котладылар.

Хоккей баталеяләре призерлары лаеклы бүләкләр алдылар: ТР Хоккей федерациясенең медальләрен һәм кубкларын. Аерылып торган уенчыларга да бүләкләр тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе Аксубай катнашучылары арасыннан Максим Макаровны – иң яхшы сакчы, Ильдан Хисмәтовны иң яхшы уенчы дип таныды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев