Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хезмәтләре урманда ут белән көрәшергә әзер

Аксубай урманчылыгының җитештерү участогы базасында урман янгыннарына каршы тору, урманда янгын чыкканда хезмәтләрнең үзара бәйләнешен ныгыту буенча уртак өйрәнүләр узды.

Бу юлы өйрәнүләрне учаклар якмыйча һәм аларны сүндерү процессыннан башка шартлы рәвештә уздырырга карар кылдылар. Хезмәтләр урманда янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләргә әзерлекләрен күрсәтергә тиеш иде.

Штаб өйрәнүләрендә Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, эчке эшләр бүлеге, янгын сагы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре катнашты.

Көндезге сәгать бергә барлык хезмәтләрнең техник чаралары мәйданда үз урыннарын алдылар, бурычларны үтәргә әзерлекләрен күрсәттеләр. Урман хуҗалыгы вәкилләре янгынга каршы барлык кирәк-яраклар (ут сүндергечләр, көрәкләр, янгынга киртә кую җайланмалары) белән коралланып һәм янгыннан саклаучы костюмнарга киенеп чыктылар. “Урман янгынын” сүндерү буенча көчләрнең һәм чараларның көйле булуын күрсәттеләр. Өйрәнүләрдә катнашучыларның барлык гамәлләрен оешмалар җитәкчеләре күзәтте.

– Әлеге хезмәтләрнең сугышчан әзерлеге янгын килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрдә бик мөһим, – дип ассызыклады Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Янгын чыккан очракта шундый ук үзара хезмәттәшлек, функцияләрне төгәл башкару булырга тиеш.

Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, янгынның башлангыч стадиясе зур роль уйный, дип ассызыклады.

– Янгынны беренче булып күрүчеләрнең бурычы – ялкын телләренең таралуына ирек бирмәү, – дип ассызыклады ул.

– Гомумән алганда, практик өлеш эшләнде, моңа җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен күрсәтте, – дип нәтиҗә ясадылар хезмәтләр җитәкчеләре.

Штаб өйрәнүләренең теоретик өлеше хезмәт вәкилләре һәм дәүләт урман инспекторлары катнашында урманчылык конторасында дәвам итте. Катнашучылар район буенча гомуми вәзгыятьне анализладылар.

– Янгынга юл куймау өчен төп шарт – урманда янгынга каршы инструкцияне төгәл үтәү, – дип билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар.

Янгын куркынычы сезоны көчле җил һәм коры һава торышы белән үрелеп бара, бу вакытта урманнарга куркыныч яный. Бигрәк тә эшкәртелмәгән авыл хуҗалыгы җирләре, коры-сары, чүп баскан җирләр белән чиктәш булган урыннарда. Мондый хәлдә территорияләрне чистарту өчен басу-кырларда авыл хуҗалыгы калдыкларын яндыруга юл куярга ярамый – ут урманга бик җиңел күчәргә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, урманчылар халык, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында профилактик эш алып баралар. Бәйрәм көннәрендә урман сагы һәм янгын сүндерү хезмәте вәкилләренең урманнарга бергәләп патрульлек итүе яңартылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев