Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хатын-кызлары элеккеге кебек утырмага җыелдылар

Элек авыл хатын-кызлары бергә җыелып кул эшләрен башкарганнар, тормыш мәшәкатьләре турында фикер алышканнар.

Мондый очрашулар кемнеңдер күңеленә тынычлык биргән, кемнеңдер тормыш тонусын күтәргән. Элек мондый очрашулар утырма дип аталган.

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортында элеккеге традицияләргә әйләнеп кайтырга булганнар. Биредә «Чәй артында серләшәбез» дигән кичә үткәрелде. Авыл мәдәният йортына авыл халкы бик теләп җыелды. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен искә төшерделәр, үзләренең шатлыклары һәм авыр тормыш хәлләре белән бүлештеләр. Борынгы традиция буенча авыл хатын-кызлары такмаклар җырладылар, мәдәният учагы хезмәткәрләре алар белән табышмаклар темасына викторина үткәрделәр. Кичә чын мәгънәсендә бик күңелле килап чыкты.

Фото: Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X