Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хастаханәсендә планлы кабул итүләр, диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләре вакытлыча туктатылды 

Аксубай хастаханәсе, Татарстанның барлык медицина учреждениеләре кебек үк, гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Медицина хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән гражданнарның барысына да ярәм күрсәтәләр һәм күрсәтергә әзер. Әмма, күпчелек гражданнар килеп туган хәлдә барлыкка килгән бер атналык ял көннәрен медицина тикшерүе, диспансеризация узу һәм табибка кабул итүгә килү мөмкинлеге итеп кабул итәләр. 

– Бүгенге көндә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында бүгеннән 2020 елның 5 апреленә кадәр Аксубай район үзәк хастаханәсе табибларга электрон язылуны вакытлыча туктатты, – дип шәрехләде Аксубай үзәк хастаханәсенең медцина җитәкчесе Ленар Әхмәтшин. – Шулай ук медицина тикшерүе, диспансерезация узу, планлы кабул итүләр, инвалидлык рәсмиләштерү процесслары да вакытлыча туктатылды. Әйтик, теше авыртып мөрәҗәгать итүченең тешен алалар, ә дәвалау – туктатылды. 

Гадәттән тыш хәлнең куркынычлылык дәрәҗәсен һәм таралу масштабын яхшы аңлаган медиклар, гражданнарга өйдән чыкмаска киңәш итәләр. Аерым зарурлык булмаганда гаиләдән тыш аралашуны туктатырга кирәк, шул рәвешле үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклап кала алачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев