Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр турында әйтте

Иң актуаль һәм иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр булып инженер, хисапчы һ.б. тора.

14 апрельгә Аксубай районында уналты оешмада вакансияләр ачык. Хезмәт хакы күләме буенча беренче урында баш хисапчы урынбасары вакансиясе тора – 30000 сум.

Шулай ук алты көнлек эш атнасы өчен 25366 сум күләмендә хезмәт хакы белән инженер вакансиясе дә ачык.

Мәдәният йортында тулы булмаган эш көненә методист вакансияләре буенча хезмәт хакы 22500 сум тәшкил итә, шулай ук тулы булмаган эш көненә фельдшер вакансиясе буенча хезмәт хакы – 19889 сум.

Иминият агентының хезмәт хакы 25000 сум тәшкил итә.

Янгынга каршы хезмәт отряды (башка тармакларда махсуслаштырылган) бүлеге башлыгы таләп ителә, хезмәт хакы – 26000 сум.

Тракторчы вакансиясенең хезмәт хакы 25000 сум тәшкил итә, шул ук күләмдә – 25000 сум хезмәт хакы белән баш зоотехник вакансиясе ачык.

Хезмәтне саклау инженеры – хезмәт хакы 20500 сум, автомобиль йөртүче –хезмәт хакы 20000 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев