Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай халкын Сабан туенда тематик мәйданчыклар каршы алды

Музей, китапханә, район мәдәният йортлары хезмәткәрләре Сабан туена килүчеләр өчен күңел ачу программасы әзерләделәр.

Беренче кунакларны “Шигърият энҗеләре” мәйданчыгы каршы алды. Туган як тарихын өйрәнү музее кунакларны, ТР спорт министры Владимир Леоновны, район башлыгы Камил Гилмановны ипи-тоз белән каршы алды. Бу мәйданчыкта милли ризыклар һәм борынгы мич белән чын татар йорты урнашкан иде. Анда татар шагыйрьләре турында сөйләделәр, эрләделәр, чигү чиктеләр.

Рус утарында рус мунчасы ягылган, шунда ук себеркеләр дә бәйләп куелган. Ә кунаклар конкурста бик теләп катнаштылар - тизлеккә утын кистеләр. Район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Спорт министры Владимир Леонов җиңүчеләр булдылар.

Үзәк китапханә кунаклар өчен төрле конкурслар – безгә таныш булган әкиятләр һәм әсәрләр белән бәйле табышмаклар, ребуслар әзерләде.

Спорт казанышлары йорты кунакларны бердәм сәламләү һәм күп санлы кубоклар һәм бүләкләр белән каршылады.

Киләсе мәйданчыкта яңа гына мичтә пешеп чыккан милли татар ашлары белән сыйланырга була иде. Кунаклар шулай эшләделәр дә. Милли ризыклардан авыз иткәч, гармун көйләре астында дәртләнеп биеделәр.

Алга таба кунакларны, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, рус, чуаш, татар, әрмән һәм башка бик күп милли биюләр белән каршы алдылар. Монда да кунаклар биюләргә кушылмый түзә алмады.

“Борынгы Славутица серләре” халык арт терапиясе студиясендә кунаклар бөтен тылсымлы курчаклар белән таныштылар, биредә дә барысын да тәм -томнар, милли ризыклар белән сыйладылар, шулай ук кунаклар рус халык уены - карусель уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев