Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай иреклеләре китапханәчеләргә ярдәм иттеләр

    Аксубай балалар китапханәсендә Иреклеләр көненә (волонтер) багышланган “Китапханәчегә ярдәм ит” гамәли дәрес үтте.

    Чарада “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар балалар китапханәсендә еш булалар, биредә үткәрелгән укуларда, викториналарда теләп катнашалар. Иреклеләр көненә багышланган чара да бик мавыктыргыч үтте. Китапханәчеләр үз һөнәрләре, фондны, формулярларны урнаштыру, алфавит һәм системалы каталогларда эшләү турында сөйләделәр. Белгечләр хәтта китапларны реставрацияләү һәм укучыларга хезмәт күрсәтү процессын да күрсәттеләр. Балалар алган белемнәрен гамәлдә кулландылар һәм китапханә хезмәткәрләренә ярдәм иттеләр: китапларны ремонтладылар, укучыны теркәделәр һәм кирәкле әсәрне китап фондыннан эзләделәр.

    Фото: балалар китапханәсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: