Аксубай ир-атлар командасы мини-футбол буенча иң көчлеләр бишлегенә керде
Муниципаль хезмәткәрләр командасы республика Спартакиадасында катнашты.
Ике көн дәвамында Болгар шәһәренең «Олимп» спорт комплексында Татарстан республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар барды. Көч сынашуларда республика районнарыннан 18 команда катнашты.
Көчле көрәштә Аксубай районы командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ир-атлар мактаулы 5 урынны яуладылар.
Фото: команда архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев