Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай икмәк пешерү заводында куличларны изгеләндерәләр

    Ел саен православие динендәгеләрнең төп бәйрәме – якты Пасха алдыннан куличларны изгеләндерү йоласы үткәрелә.

    Аксубай районы буенча благочинный протоиерей Александр Качаев, бәйрәм алдыннан, гыйбадәт кылганнан соң, догалар укырга һәм куличларны изгеләндерү өчен заводка өч көн рәттән килүе белән уртаклашты.

    – Бәйрәмнең өйләргә игелек белән килүен телим. Һәркемнең дә куличларны һәм пасха күчтәнәчләрен изгеләндерү өчен чиркәүгә килү мөмкинлеге юк, шуңа күрә әлеге йоланы урынга барып башкару мөһим, – ди протоиерей.

    Православие йолаларына нигезләнеп, Пасха бәйрәме өстәлендәге барлык ризык та изгеләндерелә. Куличларны, пасх һәм йомыркаларны изгеләндерү район чиркәүләрендә дә алып барылачак. Ризыкларны шулай ук, дога укып, өйдә дә изгеләндерергә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: