Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләренә уңышны җыеп алуда җыр булыша

Яңгырлар урак темпын бераз тоткарлый, әмма көн ачыла башлауга игенчеләр кыр корабларын иген басуларына алып чыга.

Бүгенге көндә район кырларында 9008 гектар җирдән уңыш җыеп алынган, 34023 тонна яңа уңыш игене суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 37,8 центнер тәшкил итә.

Комбайнчыларны позитив дулкынга көйләү өчен, традиция буенча, басуларга мәдәният хезмәткәрләре концертлар белән чыга. Агитбригадаларның берсе «Волга Селект» җәмгыяте кырында да булды. Артистлар белән бергә җир улларын хуплап, район башлыгы Камил Гилманов та килде.

Комбайнчылар белән аралашканда ул аларның хезмәт кәефе белән кызыксынды, «Волга Селект» ширкәтендә урып-җыю комплексы яхшы оештырылган, басу-кырларда яңа комбайннар һәм көчле кадрлар эшли, дип билгеләп үтте.

–Сез барысын да булдырасыз, сез көчле, булдыклы, – дип мактады ул игенчеләрне. – Ай ярым вакыт эчендә сез игеннәрне урып-җыюны төгәлләргә тиеш. Сентябрь урагы, белгәнегезчә – бу инде югалтулар, сыйфатсыз ашлык. Һава торышы мөмкинлек биргәндә бөтен көчне туплап эшләргә. Вакыт белән исәпләшмичә, мөмкинлектән чыгып, кич белән дә эшләвегезне сорар идем.

Район башлыгы үзенең дә элек комбайнда эшләвен, СК-4 тә төнге сәгать бергә кадәр кырдан кайтмавын, ә иртәнге биштә янә иген басуларына ашыгуы турындагы хатирәләре белән бүлеште. Ул елларда урып-җыю эшләренең 20-25 августка төгәлләнүен билгеләп үтте. Аралашу вакытында ашлыкның беренче тонналарын суктыруда аерылып торган алдынгы комбайнчыларны премияләр көтүен билгеләп үтте. Комбайнчыларның иң-иңнәрен район башлыгы һәр атнаның эш нәтиҗәләре буенча бүләкләячәк, ә озату ноктасы беренче тонна ашлык булачак.

Милли киемнәргә киенгән мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә дан җырлап, аларга ипи-тоз, яңа уңыш ашлыгыннан каравай, традицион сыра эчемлеге алып килделәр һәм милли җырлар белән аларны фидакарь хезмәткә дәртләндерделәр.

– Яңа техникаларда эшләү мөмкинлеге биргән җитәкчегез Михаил Сыроватскийга рәхмәт. Уңышлы урып-җыюга нигезне сез, чәчү эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләп, язын ук салдыгыз, сезнең эш рәвеше бөтенләй башка, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы. – Җитештерүчәнлек, сыйфат һәм сездә булган көч, уракны кыска вакыт эчендә тәмамлау мөмкинлеге бирәчәк. Уңышлар телим, армый эшләгез!

Игенчеләрнең ялы унбиш минуттан артмады, шул вакыт эчендә дә алар сәгатьтән күзләрен алмадылар. Соңгы җыр башкарылып бетүгә үк, кабиналарына таралыштылар – кыр кораблары үзләре артыннан тузан өере һәм тигез теземнәр калдырып, офыкка табан юл алды. Урак темп ала һәм аның нинди булачагы – һәр игенчедән тора. Җир уллары, язгы көн генә түгел, август көненең дә ел туйдырганын беләләр. Шуңа күрә аларга йомшарырга ярамый. Аларга зур җаваплылык йөкләнгән – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев