Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре зур йөкләнеш белән эшлиләр

Аксубай районында чәчү эшләре көннән-көн колач ала бара.

Механикалаштырылган комплекслар эш вакытын нәтиҗәлерәк файдалану өчен максималь йөкләнеш белән эшлиләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча барлыгы 5 мең 400 гектардан күбрәк мәйданда сабан культуралары чәчелгән, план буенча 45 мең гектардан артык (алдагы көндә генә дә кыр хезмәтчәннәре чәчү эшләрен 1400 гектардан артык мәйданда башкарганнар). Шул исәптән 4500 гектардан күбрәге – бөртекле сабан культуралары (план – 27 мең гектардан артык), арпа – 4500 гектардан артык (план – 10200 гектардан артык), 200 гектардан артык сабан бодае (план буенча 8 мең гектардан артык) һәм борчак (план буенча – 3800 гектардан артык).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев