Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре туфрак структурасын органика белән яхшырталар

Аксубай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә басуларга органика кертү интенсив рәвештә алып барыла.

Туфрак структурасын яхшыртуның, аның уңдырышлылыгын күтәрүнең иң мөһим компонентларының берсе – органик ашлама – тирес. Ул районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында зур күләмдә туплана һәм басуларга чыгарыла.

Көз башыннан тирес чыгару техникасы эше «Агро Раздолье», «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы формированиеләренең терлекчелек объектларына юнәлтелде. Куәтле тракторлар өзлексез рәвештә тиресне автомобиль әрҗәләренә төйиләр һәм транспортчылар аны төрле участокларга илтеп бушаталар. Һава шартлары бу эшне туктаусыз үтәү мөмкинлеге бирә. Район кырларына органиканы гектарга 150 тоннадан күбрәк исәп белән кертәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев