Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре смена нормаларын арттырып үтәп эшлиләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренең беренче этабы – күпьеллык һәм көзге культураларны тукландыру колач алды.

Район буенча күпьеллык үләннәрне тукландыру – 2500 гектардан артык (план күрсәткеченең 24 проценты), көзге игеннәрне тукландыру 1000 гектардан артык мәйданда башкарылган.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы игенчеләре – абыйлы-энеле Искәндәр һәм Илгизәр Питукиннар бу көннәрдә күпьеллык үләннәрне тукландыруда эшлиләр. Яңа Тимошкино авылы янындагы күпьеллык үләннәр участогы 290 гектарга якын мәйдан били. Искәндәр бу басуларны узган сезоннар буенча яхшы белә: үзе чәчте, үзе урып җыйды. Бүген дә, озын кыштан соң үсемлекләр көч тупласын өчен, үз агрегатында ашлама чыгара. Питукиннар хезмәт күрсәткечләрен 110 гектарга кадәр җиткереп, смена нормаларын арттырып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев