Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре нәтиҗәле эшлиләр

Районның кыр хезмәтчәннәре кыр эшләренә республикада беренчеләрдән булып керештеләр һәм көн саен нәтиҗәлелекне арттыра баралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча 5000 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән. Бу план күләменең яртысы диярлек (10,2 мең гектар). Уҗымнарны тукландыру 10800 гектардан күбрәк мәйданда башкарылган, бу план үтәлешенең 65 процентын тәшкил итә. Өстәвенә, кичәгесе көндә генә дә 3700 гектардан артык көзге культуралар мәйданнарына минераль ашламалар кертелгән.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә параллель рәвештә туңга сөрелгән җирләрне (район буенча 14500 гектардан күбрәк), күпьеллык үләннәрне (3000 гектардан артык) һәм көзге культураларны (1300 гектардан артык) тырмалау эшләре алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев