Аксубай игенчеләре көзге чәчәүне төгәлләделәр
Аксубай районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елда көзге культуралар өчен план буенча 12500 гектар җир бүлеп бирелгән. Көзге бодай – 12 мең гектардан артык, көзге арыш 1000 гектардан артык мәйдан били.
Игенчеләр үз бурычларын уңышлы үтәделәр: чәчү эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарып чыктылар. Һава торышы игенчеләрнең эшенә уңай йогынты ясый: туфракта орлыкларның яхшы үсеше өчен дым җитәрлек. Көзге чәчүне уңышлы башкарып чыгу, киләсе елда яхшы уңыш алуга өмет уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев