Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре «Иң яхшы комбайнчы» исеме өчен ярышалар

Республикада «Иң яхшы комбайнчы» исеменә игенчеләр конкурсы дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе, быел да, узган елдагы кебек, 2020 елда республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чабу мәйданнары күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк. Агымдагы елда да шулай ук комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия билгеләнгән.

Район игенчеләре өчен бу уңыш җыюда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен зур кызыксындыру чарасы булып тора. Бөртекле культуралар суктыруда район буенча иң югары күрсәткеч - узган елларда комбайнчыларның алыштыргысыз лидеры «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Җәүдәт Сафиуллинныкы. Ул 3000 тоннадан артык ашлык суктырган. Хөсәен Галиев, Анатолий Ильгузин өч меңлек чиккә якынлашалар. Комбайннар арасында чаптыруда Зиннур Минхәйдәров («Волга - Селект») алда бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев