Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре өчен кырда җырлар яңгырады

Районның мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасы “Аксу Агро” ҖЧҖнең “Мюд” филиалы игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Агитбригада игенчеләрнең Татар Сөнчәлесе авылыннан ерак түгел урнашкан арпа басуында төшке ашка туктаган вакытына килде. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре игенчеләргә каравай алып килделәр, аларны куас, коймак белән сыйладылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов уракта катнашучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. Игенчеләр үзешчәннәр башкаруында рус, татар, чуаш җырларын рәхәтләнеп тыңладылар, аларга җылы кул чаптылар. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев