Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре чәчү ритмында

Районда кыр эшләре дәвам итә. Игенчеләр алган югары темп кыска вакыт эчендә бик зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 18 майга булган оператив мәгълүматларына караганда, тырмалау эше планы 100 процентка үтәлгән. Язгы культуралар 44070 гектарда чәчелгән. Бер көн эчендә генә дә чәчү мәйданы 2300 гектардан артык тәшкил иткән.

Сабан бодае, арпа, борчак чәчү планы тулысынча үтәлгән. 9 мең гектарга якын азык культуралары чәчелгән, чәчү комплекслары техник культураларның соңгы гектарларында эшли.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча агрочаралар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев