Аксубай игенчеләре булачак уңыш өчен эшлиләр
Аксубай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре колач ала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 13 апрельгә булган оператив мәгълүматларына караганда, күпьеллык үләннәрне тукландыру 1700 гектардан артык мәйданда (план – 10 000 гектардан артык), уҗымнарны тукландыру 200 гектарга якын мәйданда (план – 16800 гектардан артык) башкарылган. Язын чәчүлекләрне тәрбияләү – ул булачак уңыш нигезе.
«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре эш темпын көннән-көн арттыра баралар. Минераль ашламалар 1243 гектар күпьеллык культуралар мәйданнарына кертелгән (план – 3000 гектар), уҗымнарны тукландыруга керешкәннәр. «Актай» ҖЧҖдә күпьеллык үләннәрне тукландыру 106 гектарда башкарылган (план – 387 гектар). Әлеге хуҗалык игенчеләре 100 гектарга якын көзге культуралар мәйданнарына ашлама керттеләр. "Агрораздолье"да күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев