Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре бодай, арыш, борчакны җыеп алуны тулы куәткә алып баралар 

Аксубай районы басуларында урып-җыю эшләре колач алды.

Һава торышы да матур тора – урып-җыю комплекслары уракны туктаусыз алып бара. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 8700 гектардан артык бөртекле культуралар суктырылган (бу барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә). Шул исәптән 7200 гектардан артык – көзге бодай, 1200 гектардан артык – борчак, 200 гектардан артык – көзге арыш. Урып-җыелган кырларның мәйданнары көн саен мең ярым гектарга кадәр арта. 16800 тонна ашлык суктырылган. Кичәге көндә генә дә район игенчеләре 2 мең ярым тоннага якын бөртекле культуралар суктырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев