Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай газетасы ат спорты турында да язган

1959 елгы «Колхоз газетасы» – фотографияләр белән тулы кыйммәтле басма. Анда районда ат үрчетү турында да мәгълүмат бар.

Сезнең игътибарга тренер-ат яратучы В.Бударагин имзасы белән «Җилдән җитез» дигән баш астында басылып чыккан мәкаләне тәкъдим итәбез.

«Агымдагы елның өч ае дәвамында – июльдән башлап октябрьгә кадәр «Октябрь», Сталин исемендәге һәм «Верный путь» колхозларының яшь юртаклары Казан ипподромында тренировкаларда булдылар. Алар барысы да 1956 елда туган.

Өч яшьлек атлар арасында 1600 метрга кадәр узышта безнең районның чабышкы атлары арасында «Октябрь» колхозыннан «Пафос» кушаматлы айгыр беренче урынны яулады. Бу дистанцияне ул 2 минут 22 секунд вакыт эчендә узды. Сталин исемендәге колхозның «Поединок» кушаматлы айгыры 2 минут 25 секундлы күрсәткеч белән икенче урынны алды. «Верный путь» авыл хуҗалыгы артеленең «Буян» кушаматлы юртагы аңардан 4 секундка гына калышты. Өлкән яшьтәге юртаклар ярышында Карл Маркс исемендәге колхозның «Азартный» кушаматлы айгыры да яхшы нәтиҗә күрсәтте.

 

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев