Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай газетасы алдынгылар турында яза

    Авыл хуҗалыгы темасы район газетасына нигез салынганнан бирле төп темаларның берсе булды.

    Илленче еллардагы басманың битләреннән күренгәнчә, газета күләменең яртысы авыл хуҗалыгы производствосына багышлана. Илленче еллар ахырында редакциянең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турындагы мәкаләләрне аларның фотосурәтләре белән бастырып чыгару мөмкинлеге туа.

    Аерым алганда, алдынгы терлекче турында сөйләнә. “Сыер савучы Г.Мингалиева – районның һәм “Мюд” совхозының иң яхшы сыер савучысы, – диелә мәкаләдә. – Ул 1959 елгы йөкләмәне вакытыннан алда үтәде, 10 октябрьгә беркетелгән һәр сыердан 3200 килограмм сөт савып алды”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: