Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай футболчылары ТРның кече Кубогына ия булдылар

    Александр Лодоркин җитәкчелегендә спорт мәктәбенең 2009-2010 елгы тәрбияләнүчеләре финал уеннарында беренче урынны яуладылар.

    2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар Мамадыш шәһәрендә үтте. Район данын «Аксу» командасы яклады.

    Яшь спортчылар матур уен аша үзләренең җиңү яулый белүләрен исбатладылар. Финалда алар Лаешның «Кама» командасы футболчылары белән көч сынаштылар. Матчның киеренке минутлары пенальти серияләре белән дәвам итте. Нәтиҗәдә уен 4:3 исәбе белән тәмамланды.

    Унике катнашучы команда арасында «Аксу» иң яхшысы булды. Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендә спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре беренче урынны алдылар. Шулай итеп команда үз яшь категориясендә ТРның кече Кубогына ия булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: