Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай футболчылары – лидер

    Футбол буенча күчмә ярышларда Аксубай футболчылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

    Барлыгы сигез команда – безнең районнан ике команда, Чистай һәм Яңа Чишмә командалары Яңа Чишмә районында тренер Владимир Удиряков истәлегенә ел саен уздырыла торган районара футбол турнирында катнаштылар. 

    Аксубайлылар яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Алар тупны җитез йөрттеләр һәм иң күп гол кертүчеләр булдылар. Иске Ильдеряк командасы матчларны яхшы уздырды һәм нәтиҗәдә беренче урынны алды. Пьедесталның икенче һәм өченче баскычларын Чистайның “Йолдыз“  командасы һәм мәйдан хуҗалары үзара бүлеште.

    Денис Вәлиуллин турнирның иң яхшы капкачысы, Александр Федоров – иң яхшы һөҗүмче, Сергей шихранов – иң яхшы хөкемдар итеп билгеләнде. Бәя бирү комиссиясе фикере буенча, Данис Абдулкин иң оста гол кертүче булды.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: