Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай футболчылары Алтын лига Кубогының көмеш призерлары булдылар

«Интер» клубы тәрбияләнүчеләре футбол фестивалендә 2 урынны алдылар.

Самарада чираттагы «Алтын буын» Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр футбол фестивале тәмамланды. Ярышларда «Интер» мини-футбол Академиясенең 2014 елда туган тәрбияләнүчеләре катнашты.

Составында Аксубай малайлары – Олег Пименов, Михаил Афиногентов, Айзат Хәмидуллин, Тимур Сафиуллин булган команда лаеклы уен, югары әзерлек дәрәҗәсе һәм чын ир-егетләргә хас характер күрсәтте. Финал уеннарында алар бары мәйдан хуҗалары – Самара командасыннан гына калыштылар. Малайлар Алтын лига Кубогының көмеш призерлары булдылар.

Балалар белән Академия тренеры Инсаф Вәлитов зур тырышлык куеп шөгыльләнә. Аның футболчыларны әзерләүдәге үзенчәлекле алымы командага бер генә җиңү китермәде инде. Моннан тыш, бер генә уен һәм сәфәр дә балаларның ата-аналары ярдәменнән башка узмый.

«Алтын буын» футбол фестиваленең төп максаты – яшь футболчыларны балалар һәм яшүсмерләр футбол берлеге составына сайлап алу. Ике көн дәвамында футбол мәктәбе җитәкчеләре, «Rubin cup» Бөтенроссия турнирына яңа җыелма команда туплау өчен, уеннарны, балаларның әзерлеген, аларның потенциалын карадылар. Ярышлар 29 октябрьдә Казанда узачак.

Безнең малайларга уңыш елмайды. Футбол берлеге җыелма командасына Олег Пименов һәм Айзат Хәмидуллин сайлау узды. Малайларга бөтен Россиядән иң яхшы командалар белән уйнау мөмкинлеге туды.

Фото: футбол командасының шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев