Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай футбол командасы мини-футбол буенча республика чемпионатында катнашты

    Мамадышта «Сәламәтлек» XVII авыл Спартакиадасы программасы буенча ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча ТР чемпионаты тәмамланды.

    18-20 сентябрь көннәрендә Мамадышта ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары узды. Аксубай районы җыелма командасы лаеклы көрәш күрсәтте. Егетләр Питрәч районы белән матчта уңышлы җиңү яуладылар, әмма Чирмешән районы командасына оттырдылар.

    Ярыш нәтиҗәләре буенча төп Кубокны, Чирмешән районыннан көндәшләре белән хәлиткеч матчта җиңүгә ирешеп, Байлар Сабасы спортчылары яулады. Яшел Үзән районы футболчылары төркем этабында безнең команданы җиңеп, өченче призер булдылар.

    Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: