Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай футбол командасы Бөтенроссия ярышларына юллама алды

Аксубайның яшь футболчы кызлары мини-футбол буенча республика сайлап алу ярышларында җиңүчеләр булдылар.

Финал ярышлары Болгарда «Мәктәпкә мини-футбол» Бөтенроссия проекты кысаларында узды. Анда район этабында җиңү яулаган Аксубай командалары катнашты.
Физик культура укытучылары Валерий Павлов һәм Сәяр Кәлимуллин тәрбияләгән спортчылар матчның беренче минутларында ук туп белән оста идарә иттеләр һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Финал турнирында 2010-2011 елларда туган кызлар командасы икенче урынны яулады.

Абсолют җиңү яулаган 2008-2009 елларда туган өлкән төркем кызлары мини-футбол буенча Бөтенроссия ярышларына юллама алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев