Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермеры авылны саклап калды

Районда исемнәре генә калган авыллар аз түгел.

Җитмешенче еллар уртасы, колхозларны эреләндерү, заводлар төзү чоры кече авыллардан халыкны җәлеп итә. Бу шаукым Пономаревка авылы кешеләренә дә кагыла. Авыл халкы шәһәргә күченеп китү сәбәпле, бу авыл ничәмә еллар буш торды. Әмма, аңа бөтенләй юкка чыгарга ирек бирмәделәр. Бүген авылда бер торак йорт бар. Анда фермер Владимир Авдеев гаиләсе яши. 

Пономаревка авылы матур урында урнашкан. Бер яктан – иркен болыннар, кырлар, икенче яктан – урман һәм елга. Владимир Максимович тумышы белән күрше Пионердан. Туксанынчы елларда фермерлык белән шөгыльләнергә булган. Әлеге торак пункт янында җир участогы рәсмиләштергән, гаиләсе белән шунда ук яши башлаган. Беренче елны вагончыкта яшәп, йорт салалар. 

– Ул вакытта Пономаревкада карт-карчыклар гомер иткән сигез торак йорт бар иде, – дип искә ала ул. –Еллар узу белән алар да вафат булды. Үзебез күп еллар биредә яшибез, балаларыбыз монда үсте. Кайберәүләр ялгыз яшәгәнче, зуррак авылга күчәргә кирәктер, дип әйтеп карыйлар, әмма эшләргә эшебез бар, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.

Авдеев КФХсы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, йөз гектарга якын җире бар. Азык культураларыннан  , югары азык кыйммәте булган козлятник үләне үстерә. Җир игү, терлек азыгы әзерләү өчен фермерда барлык кирәкле техника бар. Барлык эшләр белән үзләре идарә итәләр. Тормыш иптәше Лариса сыер сава, өлкән улы Станислав хуҗалык эшендә булыша. Сөтне даими сөт җыючыга тапшыралар.

Эшләр яхшы бара, фермер хуҗалыгын тагын да киңәйтергә планлаштыра. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча аны терлекчелек биналарын ремонтлау буенча республика программасына керткәннәр. Бу программа буенча быел аңа терлекчелек корпусын ремонтларга һәм терлекләрнең баш санын йөз башка җиткерергә туры киләчәк. Түбәне ремонтлау өчен пиломатериалларны хуҗа кеше үз пилорамында җитештерә, тимер сатып ала. Киләчәктә тагын бер бинаны ремонтлау планлаштырыла.

- Бу корпуста бозаулар асрау бер дә  начар булмас иде, – дип фикерләре белән уртаклаша фермер. – Биналарны ташландык хәлгә китерергә кирәкми. 

Элеккеге ферма территориясен тамырдан үзгәртеп, тормыш дәрте биреп була. Моның өчен  бик күп көч куярга кирәк. Владимир Авдеев шулай эшләргә күнеккән. 
Фермерның тормышы җиңел түгел. Гаиләдә эш көне иртәнге 4тән башлана, кич белән тәмамлана.

Бу вакыт эчендә җитештерү, хуҗалык эшләре күп, проблемалы мәсьәләләр хәл ителә. Умарта үрчетү, гөмбә, җиләк-җимеш, дару чәйләре әзерләү өчен күпме вакыт һәм көч табуларына гаҗәпләнәсең. Җәй көне аларга бик күп кунаклар килә. Без килгәндә дә  Харьков шәһәреннән кече ватаннарына кайткан кунакларны Авдеевлар йортында очраттык. 

Авдеевлар гаиләсе авыл, җирле зират тирәсен тәртипкә китерә. Шуңа күрә биредә һәрвакыт уңайлы, чиста. Бу авылдан чыккан кешеләр туган якларын онытмыйлар.

Ел саен алар Троица бәйрәменә төрле шәһәрләрдән кайталар. Владимир Максимович елга янында авыл халкының ял итү урынын булдырган. Озын өстәл ясап куйган, аның янында ук ут ягып ашарга әзерләү өчен урын да әзерләгән.

Бу урыннан тирә-юнь урман, елга, болыннарның матурлыгы уч төбендәгедәй күренеп тора, рәхәтләнеп туган як матурлыгы белән хозурланырга мөмкин. Б Якташлар биредә җыелышып,  рәхәтләнеп аралашалар, узган елларны сагынып искә алалар һәм фермерга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев