Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермаларында күрсәткечләр эшнең ничек оештырылуына бәйле

Районның терлекчелек фермаларында күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә.

Район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Александр Мясников «СӨТ» ҖЧҖ бүлекләренең терлекчелек объектларын карап чыктылар.

Киңәшмәдә катнашучылар эшне агрофирма җитәкчесе Игорь Шугаев белән бергә Васильевка авылы янында урнашкан ангар корпусларын караудан башладылар.

Биредә яшь терлекләр асрала. Бу объектта терлек асрау өчен барлык шартлар да тудырылган. Маллар үзләрен иркен хис итә, асларына калын итеп салам түшәлгән, иркенләп утлап йөриләр, азыклар җитәрлек. Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, шартларга, тәрбияләүгә карап, артым 800 граммнан артык тәшкил итә.

Такталы һәм Түбән Савруш авылларында урнашкан "Тукай" һәм "Чирмешән" бүлекчәләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында да эшләр яхшы. Савым сыерларын карау һәм ашату монда технологик яктан аерым төркемнәр буенча оештырылган. Әлеге ысулны куллану сөт савуны ике тапкырга арттырырга мөмкинлек биргән. Бу көннәрдә савым буенча тулай күрсәткеч 7 тонна 300 килограмм тәшкил итә. Бозауларның сакланышы да югары дәрәҗәдә. Бу фермаларда үз эшләренең чын осталары эшли. Терлекчелек объектлары коллективлары үз алларына куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле.

– Югары күрсәткечләр – хезмәтне дөрес оештыру, терлекчеләрнең эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсе, – дип нәтиҗә ясадылар киңәшмәдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев