Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай эзтабарлары чираттагы «Хәтер вахтасы»на китте

Сергей Яковлев исемендәге “Ориент» эзләү отряды чираттагы “Хәтер вахтасы“на китте..

5 майга кадәр Аксубай эзтабарлары командирлары -Анастасия Чернышова һәм Евгений Башкиров җитәкчелегендә Түбән Новгород өлкәсенең Үлем Үзәнендә эзләнү эшләре алып барачак. Отрядның җыелу урыны Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп янында иде.

Балаларның әтиләре машиналарыннан зур-зур рюкзаклар чыгардылар. Ә анда азык, йоклау урыннары да, җылы киемнәр дә, озын итекләр дә, кирәкле дарулар җыелмасы да , әлбәттә инде гитара да бар иде. Юлчыларны көткән арада 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә кордык.

- Без узган ел экспедициядә булдык, ә быел без  чыгарылыш сыйныф булганга күрә безне алмыйлар, әмма безнең бик тә барасы килә,  – дип уртаклашты активист Алинә Игушкина .– Мясной Бордан без башка кешеләр булып кайттык. Аңлатып булмый, мине анда нәрсәдер тарта кебек, ә киләсе елга мин һичшиксез анда барачакмын. Сөйләшүгә элеккеге эзтабар Анастасия Чернышованың әнисе-педагог Валентина Прохорова да кушылды. 

– Унбиш ел элек кызымны эзтабарлар экспедициясенә озатканда , аның кая барганын күз алдына да китерә алмаган идем. Хәзер мин беләм, анда барысы да башкача -  каты дисциплина. Алинә әйтмешли, мөгаен алар аннан  дөньяга башка караш белән кайтырлар.

Аксубай эзтабарлары экспедициядә 20 елга якын  катнаша. Бу вакыт эчендә эзләнү хәрәкәте аша йөзләгән бала узды, алар барысы да диярлек генерал Власов исемендәге икенче удар армиясе һәлак булган урында казу эшләрендә булдылар. Бу еллар эчендә йөзләгән солдатның сөякләре табылып тиешле дәрәҗәдә күмелде, дистәләгән медальон табылды  һәм алар арасында исемлеләре дә бар иде.  

Бу эшләр өчен барысы да «Ориент» ка нигез салучы Сергей Яковлевка рәхмәтле. Ул беренче елларда республиканың башка отрядлары составында укучыларны алып чыккан, балаларда әхлакый һәм патриотизм хисе тәрбияләгән, ә экспедициягә ул күп кенә тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне алган иде.

Сергейның  фаҗигале үлеменнән  соң эзләнү хәрәкәтен хатыны Анастасия (Чернышова) дәвам итә. Быел ул экспедициягә  тугыз яшьлек улы Арсенийны да алды. Яшенә караганда яшь эзләүченең рюкзагы күтәрә алмаслык иде.

– Кичә кич буе әнисе Арсенийга рюкзакны ничек  дөрес йөртергә кирәклеген өйрәтте, – ди әбисе елмаеп.

Арсенийдан, сабый бала буларак, экспедициягә ни өчен барулары белән кызыксынам. Ул миңа зурларча карап “Әти кебек буласым килә...”, дип җавап бирде.

Озату вакытында дулкынландыргыч мизгелләр шактый булды. Узган елгы эзтабарлар төркеме Анастасияне читкә чакырып алдылар  һәм аңа гитара тапшырдылар  һәм  Мясной борга килеп җитмичә  бивакны ватмаска  куштылар. Анастасиягә уңышлы юллар теләп йомшак карабүрек бүләк иттеләр.
Балаларны Яшьләр эшләре һәм спорт буенча җитәкче Радик Канәфин да  озатырга  килгән иде.

– «Хәтер вахтасы» яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап оештырылган. Бу язгы экспедициягә алты бала, ике командир китә. Аларга мәктәпне һәм «Ориент» мәктәбен тәмамлаган бер студент та кушылачак. - Балалар, сезгә  яхшы  кәеф һәм уңышлы экспедиция телим, – дип мөрәҗәгать итте ул эзтабарларга. 11  нче сыйныф укучыларының “Үзән”гә бара алмавы, әниләрнең балаларын кочаклап, елап, әтиләрнең кул кысып озатулары озакка истә калачак. Автобус кузгалып китте...

– Барысы да яхшы булачак, борчылмагыз, без ун көннән кайтачакбыз, - дип кул селтәде Анастасия Чернышова.

Без дә “Ориент» ка шул ук теләкләрне телибез. Без аларны каршы алачакбыз һәм, һичшиксез, аларның сәфәре турында укучыларыбызга  җиткерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев