Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре»нең тагын бер җиңүе

Район башлыгы Камил Гилманов район Мәдәният йортының «Аксубай егетләре» халык ансамбле баянчыларын һәм аларның җитәкчесе Наилә Крайнованы котлады.

Безнең баянчылар Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов һәм Вадим Липатов Казанда узган «Оста гармунчылар планетасы» халыкара бәйгедә лаеклы чыгыш ясады. Бу чарада Мәскәүдән, Питербургтан, Калининградтан, Екатеринбургтан, Чуашстан Республикасыннан, Казаннан яшь талантлар катнашты. «Аксубай егетләре» жюри әгъзалары хөкеменә ике композиция тәкъдим итте һәм алар тарафыннан югары бәяләмә алды.

«Егетләр биюе» көе өчен ансамбль I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, «Фронт новелласы» композициясе өчен шулай ук 1 урын һәм I дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Район башлыгы талантлы балалар тәрбияләгәне өчен Наилә Крайнованы шәхсән котлады, аның кулы астында шөгыльләнүче талантлар күп санлы абруйлы бәйгеләрдә лаеклы чыгыш ясадылар һәм бик күп грамоталар һәм дипломнарга ия булдылар.

– Шуны гына шатланып әйтә алам, быел безнең ансамбль классларын берьюлы биш гармунчы тәмамлап китте, яңа состав егетләре – Ильяс, Никита, Вадим традицияләрне саклауны дәвам итәләр – төрле чараларда, концертларда катнашалар, зур җаваплылык белән шөгыльләнәләр, татар һәм хәрби көйләрне бик теләп башкаралар, – дип бүлеште Наилә Сәет кызы. – Бу җиңү алар өчен бәхетле старт булыр, икенче төрле әйткәндә, ансамбльнең алга таба үсешенә этәргеч бирер дип ышанам. Әти- әниләргә, аңлаганнары һәм бәйгегә әзерләнүдә булышканнары өчен, рәхмәт белдерәм! 

Фото ансамбль архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев