Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләренә яхшы хезмәт итүләрен һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр

Бүген 12 Аксубай егете ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына юл тотты.

Алар арасында Иске Үзидән Евгений Арамедов һәм Евгений Щербаков, Иске Ильдеряктан Василий Бобов, Кече Сөнчәледән Николай Давыдов, Яңа Чуаш Адәмсуыннан Дмитрий Романов, Карасудан Айзат Сөнгатуллин, аксубайлылар Риназ Галимов, Артем Голубев, Арсений Охотников, Иске Ибрай егете Айнур Төхвәтуллин, Пионер бистәсеннән Игорь Цветков, Яңа Тимошкинодан Павел Ямков бар.

Тантаналы митинг башланыр алдыннан төркем мәңгелек ут алдына тезелеп басты. Балаларга юлга кузгалыр алдыннан изге теләкләрен җиткерергә район җитәкчелеге, оешма җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Россия Кораллы Көчләренең «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар (инвалидлар) район иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде.

– Без гаять зур табигый байлыкларга ия булган Ватаныбыз – Россиядә яшибез. Сезгә бу территорияне сакларга кирәк, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Армиягә озатып без сезнең районыбызны, әти-әниләрегезне лаеклы тәкъдим итүегезне телибез. Әти-әниләрегез сезнең өчен барысын да эшләделәр – үстерделәр, укыттылар һәм армиягә әзерләделәр. Алга таба сезнең бурыч – хәрби уставны үтәү, намус белән хезмәт итү.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булачак сугышчыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

– Илебезнең киләчәге сезнең кулларда булачак, – дип билгеләп үтте ул.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов бу катлаулы вакытта үз улларын армиягә ышанып озатканнары өчен булачак солдатларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

– Бер ел хезмәт итү чорында сез Ватанны сакларга әзер булган чын ир-егетләр булып, өлкәнәеп кайтачаксыз. Сезнең армиядә хезмәт елыгыз җиңел һәм тиз үтүен телим, – диде хәрби комиссар.

 

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре Алексей Бобов, Павел Крюков һәм Руслан Терегулов бер елдан соң егетләргә уңышлы хезмәт итеп, өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Армиягә озатуның сценарие гади: котлау сүзләре, районнан бүләкләр – өйдәгеләр белән элемтәдә тору өчен кәрәзле телефоннар тапшыру. Шуңа да карамастан, һәр озату үзенчәлекле, дулкынландыргыч һәм якыннарын озатучы кешеләрнең хис-тойгылары белән тулы. Ул барысының да хәтерендә гомерендә үзенчәлекле көн буларак сакланып калачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе, 20 ел гомер сизелми дә үтте, алда – билгесезлек, әмма бу озакка түгел, дип белдерде. Кичкә яки иртәгә иртән үк аларның кайсы гаскәрләргә хезмәт итәргә китәчәкләре билгеле булачак. Иң мөһиме – егетләр аларны өйдә яратуларын һәм көтүләрен беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев