Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләренә Ватанны саклаучы исемен лаеклы йөртүләрен теләделәр

Бүген ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме юл тотты.

Болар – Яңа Ибрай авылыннан Дамир Вәлиуллин, Илдус Шәрифуллин һәм Илгиз Кәримов, Рус Кармәтеннән Роман Иванов, Иске Ибрайдан Әлмир Хамәтвәлиев, Яңа Чуаш Адәмсуыннан Илья Харитонов, Кисадан Кирилл Харитонов.

Бу көн иртәсе армиягә китүче яшьләрне дә, аларның якыннарын да ныклыкка сынады – армиягә алынучы егетләрне озату тантанасы коеп яуган яңгыр астында үтте. Уңайсыз һава торышына кармастан, традицияләр үзгәрмәде: обелиск янында Мәңгелек ут янды, хәрби маршлар яңгырады һәм егетләрне хезмәткә район җитәкчелеге, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре хәер-фатихаларын биреп, тантаналы төстә озаттылар. Булачак солдатларга район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Сезгә Ватанны саклаучылар исемен лаеклы йөртүегезне һәм өйләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим! – диде ул. – Туганнарыгыз белән элемтәдә торыгыз, чөнки өйдә сезнең өчен борчылып, сезне көтеп торалар.

Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә үзенең фатихалы сүзләрен җиткерде. Гомеренең дистәләрчә елларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак, ул яшьләргә хезмәт иткән вакытта куркынычсызлыкның төп моментлары турында искә төшерде.

– Россия армиясенә хезмәт итү – мактаулы, – дип ассызыклады ул. – Армия холыкны чыныктыра, сез чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтачаксыз. Кемнеңдер хезмәтен дәвам итү теләге була икән – контракт төзи ала, ә туган илләрендә яшәргә һәм эшләргә планлаштыручылар алдында эшкә урнашуга бәйле бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Хәерле юл, егетләр!

Шулай ук, традиция буенча, армиягә алынучыларның һәркайсы районнан истәлек итеп кул сәгатьләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X