Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» XXIV «Сандугач сайрар илем» Республика фестиваль-конкурсында катнашты

Әлмәттә 2-3 март көннәрендә «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә төбәк фестиваль-конкурсының финал туры узды.

«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы районның барлык иҗади балаларына катнашырга һәм кыйммәтле бүләкләр алуга мөмкинлек бирде.

Катнашучылар арасында вокалчылар да, ансамбльләр дә, сәнгать иҗатын яратучылар да, халык уен коралларында уйнаучылар да бар иде. Аксубайлылар нәкъ менә «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә призлы урыннарны алып кайттылар!

Глеб Мясников (кече төркем) – 2 дәрәҗә лауреат, Вадим Липатов (өлкән төркем) 3 дәрәҗә лауреат булдылар.

«Аксубай егетләре» баянчылар триосы Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов, Вадим Липатов – 2 дәрәҗә лауреатлар.

Лауреатлар дипломнар һәм акчалата премияләр алдылар, шулай ук Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булган «Аксубай егетләре» баянчылар ансамблен үстерүгә билгеләнгән ун мең сумлык Сертификат тапшырылды!

 

Фото: Наилә Крайнова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев